Азнакайда Чик сакчылары көне уңаеннан футбол уйнадылар
СПОРТ

Азнакайда Чик сакчылары көне уңаеннан футбол уйнадылар

“Юбилейный” стадионында мәктәп футбол командалары арасында барган ярышларның финал уеннары үтте.

Әлеге ярышлар Чик сакчылары көне уңаеннан оештырылды.

Турнирда шәһәрнең 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче, 6 нчы, 7 нче, 8 нче мәктәпләре һәм гимназия, Тымытык, Кәкре Елга, Җиңү бистәсе, Урсай авыллары командалары катнашты.

Киеренке көрәштә беренче урынга шәһәрнең 1 нче мәктәбе егетләре чыкты. Икенче мәктәп командасы көмеш медальләр яулады. Өченче урында – 7 нче мәктәп укучылары.

Альмир Шәйдуллин – “Иң яхшы һөҗүмче” (2 нче мәктәп), Булат Шаһиев – “Иң яхшы сакчы” (7 нче мәктәп), Салават Хәбибуллин – “Иң яхшы капкачы” (4 нче лицей),  Арсен Восканян “Иң яхшы бомбардир” (1 нче мәктәп) булып танылды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев