Азнакайда чаңгы сезонын ябу уңаеннан ярышлар оештырылды
СПОРТ

Азнакайда чаңгы сезонын ябу уңаеннан ярышлар оештырылды

Бүген Азнакайда чаңгы сезонын ябу уңаеннан мәктәп укучылары һәм оешма-предприятие коллективлары арасында ярышлар узды.

Стартка басучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин да сәламләде.

- Быелгы сезон күп кенә уңышлар, җиңүләр белән истә калыр. Киләчәктә исемнәрен район гына түгел, республика күләмендә таныткан чаңгычыларыбыз тагын да күбрәк булыр, моның өчен җирлегебездә барлык мөмкинлекләр дә бар, - диде район башлыгы.

Старт сызыгына басучылар, яшьләренә карап, 1, 2, 3, 5 чакрым арага йөгерделәр. Җиңүчеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

"Шунда ук ГТО нормативларын кабул итү үзәге дә эшләде."

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев