Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай яшьләре – экстремизмга каршы

    Җирлегебездә экстремизмга каршы айлык бара.

    Аның инициаторы – районның яшьләр белән эшләү идарәсе. Егет-кызларның башлангычын мөхтәсибәт тә күтәреп алып, бу уңайдан узган атнада велоузыш оештырылды. Быел ул Бөек Җиңүнең 75 еллык, ТАССРның 100 еллык, скважиналарны капиталь ремонтлау предприятиесенең 50 еллык юбилейларын да колачлап, районара масштаб алды. Азнакай, Лениногорск, Әлмәт нефть предприятиеләре хезмәткәрләрен, бу шәһәрләрнең актив яшьләрен берләштергән спорт чарасы чын дуслык бәйрәменә әверелде. Анда район, нефть тармагы җитәкчеләре дә катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: