Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай волейболчылары - республикада беренче!

Бүген Азнакайда муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы исәбенә хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышларының финал уеннары үтте.

Муниципаль хезмәткәрләрдән торган район Советы оештыру бүлеге начальнигы, команда капитаны Эльвира Галиева җитәкчелегендәге Азнакай командасы бу юлы да үзләренең барысыннан да өстенрәк булуларын исбатлап, алтын медальләргә лаек булдылар.

Спортчы кызларыбыз башта Нурлат, Зәй, Түбән Кама, Чистай шәһәрләре командаларын җиңүгә иреште.

Финал уеннарында алар көчлеләрдән булган Казан һәм Әлмәт  шәһәрләре волейболчыларыннан алдынгы булуларын тагын бер кат расладылар. 

- Моннан алты ел элек, волейбол спортын үз иткән кызлар белән җыелып, без бары тик үзебез өчен генә уйный башлаган идек. Аннан ул Спартакиадага да кертелде. Беренче елны дүртенче урын адык, әмма күңелебезне төшермәдек. Бу безгә, киресенчә, көч һәм ышаныч кына өстәде дисәң дә ялгыш булмас. Алда бары бер максат – призлы урын алырга. Алны-ялны белми шөгыльләнүнең нәтиҗәсе озак көттермәде – киләсе елда кызлар белән көмеш медаль яуладык. Район башлыгы Марсель Зөфәр улына рәхмәтебез чиксез, ул безнең теләгебезне хуплап, волейбол уйнау өчен шартлар тудырды. Шулай ук мәктәп спорт залларында шөгыльләнү мөмкинлеге тудырган өчен мәгариф идарәсе җитәкчелегенә һәм директорларга да зур рәхмәт.
Мондый ярышларда, билгеле, бер көнлек әзерлек белән генә катнашып булмый. Без ел дәвамында, шәхси вакыт белән дә исәпләшми, спорт белән шөгыльләндек. Нәтиҗәләрне яхшыртыр өчен район предприятие һәм учреждениеләре командалары белән волейбол турнирлары үткәрдек. Бер сүз белән әйткәндә, югары нәтиҗәгә ирешер өчен бөтен көчебезне салдык. 2020 һәм 2021 елда команда белән спартакиада ярышларында алтын медальләр яулаган идек. Ә быел уеннар икеләтә җаваплы булды, чөнки ул туган җиребездә – Азнакайда үтте.  Безне җиңүгә өндәгән тренерыбыз Сергей Галагановның сабырлыгына, осталыгына  таң калырлык. 
Кичә, бүген залларда җитәкчеләр, хезмәттәшләребез, район хатын-кызлар волейбол командалары капитаннары безнең өчен җан атты. Бу көч һәм ышанычыбызны арттырды гына. Җиңүебездә аларның да өлеше зур. Киләчәктә шәһәребездә аерым волейбол үзәге төзелер дип өметләнәбез, ул район волейболчыларын берләштерү урыны да булыр иде, - диде команда капитаны Эльвира Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев