Октябрьскийда узган ярышларда азнакайлылар гер спорты һәм билбаулы көрәштә сынатмады.
Гер күтәрүдә Илнар Гәрәев, Рузил Гатауллин, Дмитрий Петровичев, Никита Полковников үз авырлык категорияләрендә – беренче, Радик Хуҗиәхмәтов, Рамил Нуриәхмәтов – икенче, Ринат Хуҗиәхмәтов, Фәнис Иксанов өченче булдылар. Команда беренчелегендә алар пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Тренерлары – Җәмил шакиров.
Билбаулы көрәштә Ленарис Зарипов, Илфат Миңнегалиев, Руслан Сәлимов төрле авырлык категорияләрендә алтын медальләр яуладылар. Илмир Арсланов – өченчедә. Тренерлары – Айрат Миңнегалиев.
Нет комментариев