Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районының Урманай авылында авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы бара

Авылда яшәүчеләрнең иң көтеп алынган спорт бәйрәме – җирлегебездә уздырылучы кышкы спартакиададыр, мөгаен. Аны үз авыл данын яклап чыгыш ясаучылар да, җанатарлар да зарыгып көтә.

Спортчыларның ел дәвамында ни дәрәҗәдә әзерләнүе бүген ачыкланып, авыллар арасында җиңүчеләр билгеләнәчәк. Күпләр өчен кышкы Сабантуйга әйләнгән торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Расих Шәкүров истәлегенә уздырылучы спартакиада быел Урманай авылында уза.

26 авыл җирлеге һәм Актүбә бистәсе командалары спортның популяр төрләре булган хоккей, көрәш, чаңгы, кул көрәше, гер күтәрү, бау тартышу, теннис һ.б. белән бер рәттән авыл кешесе өчен инде күптән тарихта гына калган утын кисү кебек ярышларда да көч сынашачак. Быелгы җиңүче кем булыр? Анысын вакыт күрсәтер...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев