Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы җитәкчеләре муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнаша

Азнакай районы җитәкчеләре халыкка физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырып кына калмый, төрле спорт ярышларында үзләре дә актив катнаша. Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышлары үтте. 14 команда арасыннан, ә анда Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы кебек, зур шәһәрләр дә керә, азнакайлылар бишенче урынга лаек булды. Муниципаль хезмәткәрләр...

Азнакай районы җитәкчеләре халыкка физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырып кына калмый, төрле спорт ярышларында үзләре дә актив катнаша.

Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышлары үтте. 14 команда арасыннан, ә анда Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы кебек, зур шәһәрләр дә керә, азнакайлылар бишенче урынга лаек булды.
Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы ел дәвамында бара. Анда катнашучылар 9 спорт төре буенча көч сынаша.
Дүрт спорт төре буенча узган ярышлардан соң әле безнекеләр өченче урында бара.
Муниципаль хезмәткәрләр башкалада узган чираттагы бәйгедә өстәл теннисы, бадминтон, йөзү, шахмат, җиңел атлетикада көч сынашты.
Фото: aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы җитәкчеләре муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында катнаша