Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы яшьләре спартакиадасында җиңүче авыл билгеле!

Азнакай районы авыл яшьләренең инде традициягә кергән кышкы спартакиадасы быел Урманай авылында узды. 

27 команда спортчыларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, барысына да уңышлар теләде.
- Безнең районыбыз – спорт сөючеләр төбәге. Көн саен диярлек уздырылган спорт бәйгеләре, җиңүләр дә моңа дәлил. Бүгенге спартакиада, беренчедән, авылда яшәүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булса, икенчедән – авыл халкын, яшьләрне үзара очраштыру, аралаштыру, дуслаштыру урыны да. Авылыгыз данын яклап, ярышырга, көч сынашырга килгән өчен барыгызга да рәхмәт. Уңышлар насыйп булсын! – диде җитәкче. 
Марсель Шәйдуллин җирлектә спорт үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров кунакларны тәбрикләгәннән соң, ярышларның баш хөкемдары Рәфис Миңнеханов аларны уздыру шартлары белән таныштырды. 
Торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Расих Шәкүров истәлегенә уздырылучы спартакаиаданың ачылуын белдереп, күккә флаглар күтәрелде. Аннан соң яшьләр ярышлар узасы мәйданнарга таралышты. 
Быел волейбол, футбол,  бадминтон, чаңгы ярышлары буенча сайлап алу турлары алдан уздырылып, финал ярышлары гына Урманайда үтте. 
Хоккей баталияләрендә дә җиңүчеләр билгеле: елдагыча, ике команда – тымытыклылар һәм актүбәлеләр арасында барган көрәш быел да “кызу” булды. Шулай да Актүбә бистәсе егетләре үзләренең көчлерәк икәнлекләрен раслый алдылар. 
Халыкны иң күп җыйган ярышлар, быел да, гадәттәгечә, таяк тартышу, утын кисү һәм көрәш булды. Гәрчә, бер генә уен мәйданы да җанатарлардан бушап тормады: һәркем авылдашлары өчен җан атып, көч-дәрт өстәп,  җиңүгә рухландырып торды.


Көн озынына сузылган ярышларга нәтиҗә ясар чак җиткәндә  спортчыларның нерв кыллары тагын да тартылып куйгандыр. Соң берәүнең дә җиңеләсе килми ич! Әмма ярыш икән,  аның җиңүчеләре дә булырга тиеш. Шулай итеп, елның иң көтеп алынган, иң кызу һәм иң иң мавыктыргыч, кабатланмас ярышларның җиңүчесе булып быел Актүбә бистәсе һәм Әгерҗе авыл җирлеге танылды! Икенче урында - Тымытык, өченчедә - Чалпы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев