Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы башлыгы Россия җыелма командасы футболчысы Алсу Абдуллина белән очрашты

Россия җыелма футбол командасы уенчысы Алсу Абдуллинаның Актүбә бистәсе кызы булуын күпләр белмидер дә әле.

Бертуган абыйсы “Барс” спорт мәктәбендә оештырылган футбол түгәрәгенә алып килгәндә әле аңа нибары алты яшь була. Командада кызлардан берүзе генә булгач, малайлар арасында чыныгып, алар белән бергә туп тибеп үсә Алсу Абдуллина. Киләчәген футбол белән бәйләү турындагы уйлар да еллар узган саен ныгый гына бара.

Кечкенәдән малайларга сер бирмәгән, кайвакыт футболда алардан арттырып та җибәргән Алсуның әлеге төр спортка булган сәләтен тренеры Владимир Баландин беренче көннән үк күреп ала. Шуңа футболчы булам дип үз сүзендә нык торган кызчыкны ул Мәскәүнең “Чертаново” мәктәбенә, спортчылар теле белән әйткәндә, “просмотр”га алып бара.

– Актүбәгә кире кайтканда, шалтыратып, мине клуб составына алулары турында хәбәр иттеләр. Ул вакыттагы шатлануымны белсәгез?! Чөнки нинди дә булса югарырак футбол командасына эләгү – минем иң зур хыялым иде. Футболга беренче тапкыр килү белән мин үз алдыма – бернигә карамый уйнаячакмын, дигән максат куйган идем. Әлбәттә, ана кеше буларак, әнием башта аптырап калды, ул мине алмаслар дип уйлаган булган. Ә әти шатланды. Үз өстенә шундый җаваплылык алып, миңа ышанган тренерым Владимир Леонидовичка бүгенгәчә рәхмәтлемен, – ди яшь футболчы.

Әнә шулай итеп, зур спортка юлны ул 14 яшендә үк башлый. Спорт мәктәбен тәмамлаганнан соң аны “Локомотив”ка чакыралар. Ул шулай ук Россиянең милли җыелма командасы составында да уйный. Бер үк вакытта Алсу Мәскәүдә югары белем ала, инглиз телен тирәнтен өйрәнә.

– Киләчәктә чит ил командасы составында уйныйсы килә, футболчы карьерасын тәмамлаганнан соң тренер булып эшләү теләге белән янам, шуңа әлеге юнәлештә югары белем алам, – ди Алсу Абдуллина.

Буш вакытлары булдымы, Алсу якыннары янына Актүбәгә ашкынып кайта. Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин да аны җиңүләре белән котлап, спортчыга изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев