Азнакай көрәшчеләре республика ярышларында да сынатмый
“Юбилейный” спорт мәктәбе укучылары көрәш буенча 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында узган Республика беренчелеге ярышларында катнаштылар. Мамадыш шәһәрендә узган ярышлар спорт остасы Р.Мөхәммәтшин истәлегенә уздырылды.
Быел анда 24 команда составында 170 спортчы бил алышты. Команда беренчелегендә азнакайлылар 11 нче булдылар.
Турнирда үз авырлык категорияләрендә Илфат Миңнегалиев һәм Равил Сабирҗанов өченче урыннарны яуладылар.
Алар икесе дә тренер Айрат Миңнегалиевта шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев