Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай гимнасткасы Әминә Кәримова Россия күләмендә узган бәйгедә дә сынатмады

    Мәскәү шәһәрендә нәфис гимнастика буенча “Кыш патшабикәсе” турниры узды.

    Әлеге мәртәбәле бәйгегә илебезнең төрле почмакларыннан көчле гимнасткалар җыелган иде.

    Кечкенәдән нәфис гимнастика белән шөгыльләнеп, инде күп кенә уңышларга ирешкән якташыбыз Әминә Кәримова Россиякүләм ярышларда да сынатмады. Өлкәннәр разрядында чыгыш ясап, ул бронза медальгә ия булды.

    Әминә Кәримова бүгенге көндә Әлмәт шәһәре тренерлары кул астында шөгыльләнә.

    Фото: Дмитрий Сильянов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: