Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай герчеләре Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелегендә 8 призлы урын яулаган

    (Азнакай, "Маяк") Урыссуда гер күтәрү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Азнакай шәһәре «Юбилейный» спорт мәктәбенең яшь спортчылары (тренерлары - Җәмил Шакиров) әлеге чарада 8 призлы урын яулаган. Үз авырлыкларында Булат Зарипов һәм Дмитрий Петровичка тиңнәр булмаган - алар I урында. Икенчелекне Альберт Бәхтиев, Айдар Җәббаров, Рамил Нуриәхмәтов һәм...

    (Азнакай, "Маяк") Урыссуда гер күтәрү буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды.

    Азнакай шәһәре «Юбилейный» спорт мәктәбенең яшь спортчылары (тренерлары - Җәмил Шакиров) әлеге чарада 8 призлы урын яулаган.

    Үз авырлыкларында Булат Зарипов һәм Дмитрий Петровичка тиңнәр булмаган - алар I урында. Икенчелекне Альберт Бәхтиев, Айдар Җәббаров, Рамил Нуриәхмәтов һәм Илья Волков яулаган.

    III урынга Динар Гәрәев һәм Сергей Симшак чыккан, дип хәбәр итә район башкарма комитетының спорт һәм туризм буенча идарәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: