Азнакай футболчылары Татарстан беренчелегендә чыгыш ясый
СПОРТ

Азнакай футболчылары Татарстан беренчелегендә чыгыш ясый

Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбенең 2007-2008 елгы футболчылар коман дасы Татарстан беренчелегенә барган ярышларда катнаша.

1 июньдә Баулыда узган беренче уеннарда Җәлил һәм  Чирмешән спортчылары да бар иде. Азнакайлылар Баулының “Факел” командасына каршы уйнап, уен 1:1 исәбе белән тәмамланды. Чирмешән командасын безнекеләр 13:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.  Ярышлар дәвам итә – киләсе ярышлар 5 июньдә Азнакайда булачак.


Нет комментариев