Азнакай боксчылары җиңү белән кайттылар
Бөгелмә шәһәрендә бокс буенча республика ярышлары үтте.
Анда республиканың төрле район-шһәрләреннән 100дән артык яшүсмер катнашып, үзләренең осталыкларын сынадылар. Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбеннән Самат Шәрәпов, Данир Хәбибуллин һәм Ниязсолтан Баязитов алтын медальләр яуладылар. Хәким Газизов, Тимур Әхмәдиев, Ислам Асибаков – икенче, Риназ Газизов, Раяз Гәрәйшин, Илдар Шакиров, Искәндәр Шәрипов, Нурислам Миргасимов, Әмир Сөнәгатов, Илдан Баһманов, Артур Кәлимуллин, Сергей Горшунов, Әмир Богданов өченче урынга лаек булды. Спортчыларның тренеры – Равил Йосыпов.
Амир Миргалиев, Камил Хәмидуллин – икенче, Марсель Мардиев, Эмиль Якупов һәм Рәшид Җаббаров – өченче урыннарда. Боксчылары Мурат Галиев кул астында шөгыльләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев