Азнакай авылларныда яшәүчеләр ГТО нормативларын тапшырдылар
Азнакайлылар ГТО нормативларын бик теләп тапшыралар. Шәһәрнең “Чатыр-тау Арена” спорткомплексында атна саен диярлек спорт чаралары оештырылып, анда теләгән һәркем ГТО нормативларын тапшыра.
Мондый чаралар узган атнада авылларда да узды. 11 һәм 12 ноябрь көннәрендә хөкемдарлар, район спорт идарәсе вәкилләре Сарлы, Тымытык, Урманай авылларында һәм Җиңү бистәсендә булдылар. Анда мәктәп укучылары һәм укучылар үз яшьләре буенча нормативлар тапшырдылар.
– Мондый чаралар башка авылларда да уздырылачак. ГТО нормалары 11 яшь категориясе буенча кабул ителә, соңгы айда гына да 1500дән артык азнакайлы тапшырды, – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев