Азнакайның ике көрәшчесе – Дөнья чемпионы булды
23- 25 июнь көннәрендә Саба районында көрәш буенча Дөнья беренчелеге һәм Дөнья чемпионаты үтте.
Барлыгы 27 илдән килгән 200 дән артык спортчы арасында ике Азнакай егете – Ислам Закиров белән Илфат Миңнегалиев та бар иде. Алар Россия җыелма командасы составында район данын якладылар. Егетләрнең икесе дә районның көрәш тарихында инде күптән үзләренең якты эзләрен калдырып, исемнәрен дөньякүләм таныткан якташларыбыз.
Яшьләр арасында барган Дөнья беренчелегендә 70 килограмм авырлыкта көрәшеп, Ислам Закиров алтын медаль яулады. Якташыбыз Россиянең спорт остасы исеме нормативын да үтәде.
Илфат Миңнегалиев Дөнья чемпионатында 60 килограмм үлчәүдә чемпион калды! Әлеге җиңүе белән ул “Иң яшь дөнья чемпионы” исемен дә яулады. Агымдагы елда Росиянең спорт остасы булган көрәшчебез Халыкара спорт остасы нормативын да үтәде.
Көрәшче егетләребезне, аларның тренеры Айрат Миңнегалиевны зур җиңүләре белән котлап, уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев