Азнакайлылар Ык буйлап көймәләрдә йөзә
Азнакайда физик мөмкинлекләре чикле балаларның ялын оештыруны күздә тоткан проект эшли.
Азнакайда районыбыз күрке булган Ык елгасында ел саен көймәләрдә йөзү (сплав) оештырыла.
Быел да «Татнефть» гранты нигезендә тормышка ашырылучы «Минем туган ягым, минем Ватаным» проекты эшли. Аның төп катнашучылары – сәламәтлеге буенча физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр.
Бүген дә әлеге категориягә кергән балалар әти-әниләре, якыннары белән табигатьтә рәхәтләнеп ял иттеләр, көймәләрдә йөзделәр.
Чарада катнашучыларны иртәнге һәм төшке аш белән дә сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев