Азнакайлылар волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында бронза медальләр яуладылар
СПОРТ

Азнакайлылар волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында бронза медальләр яуладылар

Ике көн дәвамында барган ярышларда Әлмәт командасы беренчелекне яулады.

Азнакай муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре волейбол ярышларында өченче урынга лаек булдылар. Икенче урында - Казан егетләре.

Ярышлар 3-4 апрельдә "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында узды. Анда Зәй, Әлмәт, Түбән Кама, Казан, Нурлат, Яшел Үзән, Лениногорск, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләреннән 10 команда катнашты.


Нет комментариев