Азнакайлылар - чаңгы буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы җиңүчеләре!
Бүген Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.
Анда Азнакай районы командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, алтын медальләр яулады һәм пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.
Әлеге ярышларда безнең район хакимиятеннән Айдар Хәлиуллин (район Советы аппараты җитәкчесе), Нәфисә Шәфыйкова (мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары), Резеда Шакирова (милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы әйдәр белгече), Данис Мусин (яшьләр һәм туризм идарәсе баш белгече), Имиль Такыйуллин (Микулино авыл җирлеге башлыгы) катнаштылар.
Муниципаль хезмәткәрләр шәхси беренчелектә дә сынатмадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев