3 декабрьдә Җәлил бистәсендә Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш район-шәһәрләре командалары арасында “Татнефть”нең ПРС идарәсе призына бокс ярышлары үтте.
Юбилейный” спорт мәктәбеннән Рәсүл Вәлиев, Максим Пашковский үз авырлык категорияләрендә алтын медальләр яуладылар. Артур Зәйнуллин һәм Данир Гарифуллин икенче булдылар. Спортчыларның тренеры – Мурат Галиев. Тренер Равил Йосыповта шөгыльләнүче Раяз Гәрәйшин һәм Самат Шәрапов шулай ук алтын медальләр белән кайттылар. Марсель Крылов икенче урынга лаек булды.
Нет комментариев