Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә бокс буенча республика турниры үтте

3-4 ноябрьдә шәһәрнең “Юбилейный” спорт мәктәбенә республиканың гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән дә иң көчле боксчылар җыелды

Биредә якташыбыз, җирлегебездә әлеге спорт төре үсешенә зур өлеш керткән халыкара категорияле хөкемдар Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә бокс турниры үтте.
Анда Азнакай, Баулы, Ютазы, Сарман, Җәлил, Бөгелмә, Нурлат, Туймазы, Оренбург өлкәсеннән 78 спортчы чыгыш ясады.
Турнирны ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, Зиннур Әбдрәшитовның тормыш иптәше Мөсфирә ханым, кызлары һәм оныклары, дуслары да катнашты. Эльвир Габдрахманов үзенең чыгышында Зиннур Зәйнетдин улының районда башкарган игелекле эшләренә тукталып үтте.
- Бар гомерен район үсешенә багышлаган мондый якташларыбызны без һичкайчан онытырга тиеш түгел, - диде җитәкче.
Мөсфирә Әбдрәшитова тормыш иптәшенең гомер юлына тукталып, аны сагыну, юксыну хисләре белән искә алды.
- Кадерлебез Зиннур Зәйнетдин – истәлегенә багышланган әлеге турнирны уздыруда көч куйган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Аның турында бүген бик күп сөйләргә булыр иде. Зиннур кебек сабыр, тырыш, хезмәт сөючән, кешелекле, гадел  кешеләр бик сирәк була торгандыр. Ул үзе үткән тормыш юлында гына түгел, спортта да тирән эз калдырган шәхес. Үзенең уңышлары, игелекле эшләре белән районыбызны да илкүләм таныткан кешеләрнең берсе иде. Мондый турнирларда үзегезгә тәҗрибә туплап, киләчәктә спортта ирешкән нәтиҗәләрегез белән генә түгел,  тормышыгыз белән дә башкаларга үрнәк булырсыз дип ышанам, - диде Мөсфирә ханым.
Рингка беренчеләрдән булып яшь спортчылар чыкты. Араларында ярышларда әле беренче генә тапкыр катнашучылар да бар иде. Әмма яшьләр дә, өлкәнрәк спортчылар да үзләрен рингта лаеклы тотты, һәммәсе җиңүгә омтылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев