Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда волейбол буенча турнир үтте

Узган шимбәдә Азнакай политехника техникумында волейболчылар: Мәхмүт Батталов, Дамир Солтанов, Нәсим Гәрәйшин, Фәрит Мөхәммәдъяров, Рәфис Мөхлисов һәм Газинур Гәрәев, Илнур Хасаншин, Рушат Исламовлар истәлегенә волейбол турниры узды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов дусларының якты истәлегенә шундый турнирлар уздырган спортчыларга олы рәхмәтен белдерде һәм уңышлар теләде.

Бәйге киеренке шартларда барды. Ветераннарда — тәҗрибә, яшьләрдә — көч.

«Туйкә» командасы — беренче, «Ветераннар» — икенче, «Актүбә» командасы өченче урынга лаек булды. 

Спортчылар әнә шулай үз араларыннан киткән иң лаеклы ир-егетләрнең якты истәлеген эш-гамәлләрендә дә яшәтә беләләр. Чын дуслык шулай буладыр ул.

— Абыебыз Нәсим Гәрәйшинның игелекле эшләре белән горурланабыз, һәр ел саен менә шундый турнирлар оештырган спортчыларга, аеруча «Ветераннар» командасына, оештыру эшләренең үзәгендә кайнаган Ирек Газизуллинга рәхмәтлебез, — диде Нәсимә Гәрәйшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт волейбол