Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда шахмат яраталар

Җирлегебездә спортның төрле төрләренә игътибар зурдан, шуларның берсе – азнакайлылар аеруча яраткан һәм олысы-кечесе арасында популярлык алган шахмат уеннары.

Бу төр уеннарның кешенең баш миенә уңай тәэсире, игътибарны, зирәклекне арттыруы, үз-үзеңдә ышаныч уятуда роле әйтеп бетергесез.

Шул ук вакытта ул нәкъ менә ярышта рухны ныгыта, шәхес буларак сыйфатларны тәрбияли. Җиңәсеңме яки җиңеләсеңме – алар икесе дә катлаулы хәлдән җиңеп чыгарга күнектерә, характерны ныгыта.

Районыбызда шахмат федерациясен район башлыгы урынбасары Роза Галеева җитәкли. Аның инициативасы белән, мәгариф идарәсе һәм районның әтиләр советы рәисе Назыйф Хәсәновның ярдәме белән авыл биләмәләре арасында шахмат бәйгесе оештырылып, 2023 елның иң яхшы шахматчысы билгеләнде.

Һәр биләмәдән берәр катнашучы булып, аларның гомуми саны 22 гә җитте. Яшь тә, кем булу да исәпкә алынмады, уенчыларның осталыгы гына барланды.

Ярышларның судьялары – Балалар иҗат үзәге педагогы Сирин Әбүзәр улы  һәм 4 нче лицей директоры Ильмир Нашат улы бик төгәл хөкемлек иттеләр.

Шахмат ярышларының иң яшь катнашучысы итеп Үчәлле авыл җирлегеннән 10 яшьлек Рүзәл Мөхәммәтгалиев танылды. Ә инде иң олпаты – Туйкә биләмәсеннән 83 яшьлек Фәндәс Мөхәрләмов.

Ахыргы нәтиҗәләр буенча өченче урында – Актүбә бистәсеннән  Әнәс Әхмәтҗанов, икенчедә –  Чемодур авыл җирлегеннән  Нурания Курганская. Районкүләм бәйгенең төп җиңүчесе – Чалпы авылыннан Мөдәрис Ханнанов. Ул “Иң яхшы шахматчы” исеменә лаек булды.

Бәйге җиңүчеләренә район башлыгының Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев