Азнакайда район башлыгы кубогына чаңгы ярышы узды
СПОРТ

Азнакайда район башлыгы кубогына чаңгы ярышы узды

Азнакайда матур традициягә әверелгән район башлыгы кубогына уздырылучы чаңгы ярышлары быел да үзенә күпләрне җыйды.

Барлыгы сигез этаптан торган узышларның бүген өченчесе үтеп, анда катнашучылар ирекле стильдә ярыштылар.

Бәйгедә 50 дән артык спортчы катнашты. 2013 елгы һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар - 3, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр, хатын-кызлар, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар - 5 чакрым араны узды. Ә 18-60 яшьлек ир-атлар 10 чакрым дистанциядә көч сынашты.

Җиңүчеләр барлык этап нәтиҗәләре буенча сезон азагында билгеләнәчәк.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев