Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда мәктәп укучылары арасында спорт уеннары фестивале үтте

Шәһәрнең “Чатыр-тау Арена” универсаль спорткомплексында район һәм шәһәр мәктәпләре арасында I Яшүсмерләр спорт уеннары фестивале үтте.

Анда җирлегебездәге барлык мәктәпләрдән җыелган командалар спортның сигез төре буенча көч сынашты.
Чараны тантаналы ачуда район башлыгы Марсель шәйдуллин да катнашты.
–Бүген Азнакай районы үзенең ил генә түгел, дөньякүләм танылган спортчылары белән горурлана. Сезнең арадан да киләчәктә шундый билгеле спортчылар, хәтта Олимпия уеннары чемпионнары үсеп чыгар дип өметләнәбез, – диде ул спортчыларга мөрәҗәгать итеп.
Укучылар арасында футбол, өстәл теннисы, кул көрәше,  җиңел атлетика, йөзү, бадминтон, шахмат буенча алдынгылар билгеләнде. 
Шәһәрнең 1 нче мәктәбеннән Раян Миннегәрәев – бадминтон буенча ярышларда катнаша.
– Бүген бадминтон буенча мәктәп данын яклаячакмын. Ярышларда башка елларда да катнашканым булды, бадминтоннан кала хоккей белән дә шөгыльләнәм, – ди ул.   
Фестиваль барышында төрле яшь категорияләре буенча ГТО нормативлары да кабул ителде.
Ярышларда шәһәр мәктәпләре арасында 2 нче мәктәп командасы егет-кызларына тиңнәр булмады. 8 нче һәм 5 нче мәктәп командалары икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар.
Авыл мәктәпләре арасында тымытыклылар иң көчлеләр булып танылды. Җиңү бистәсе мәктәбе  укучылары – икенчедә, Чалпы командасы – өченчедә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев