Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Кыш бабай призына көрәш ярышы үтте

«Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында 2006-2009, 2010-2013, 2014 һәм аннан кечерәк малайлар һәм 2005 һәм аннан кечерәк кызлар арасында көрәш һәм билбаулы көрәш буенча район турниры үтте

Анда район-шәһәр мәктәпләреннән 107 спортчы бил алышты.
Спортчыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләп, егет-кызларга, аларны әзерләгән тренерлар һәм физкультура укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Киеренке көрәштә кызлар арасында  үз авырлык категорияләрендә Ульяна Козлова, Азалия Сафина, Азалия Галимова, Лилия Мөхәммәтшина алтын медальләр яуладылар.


2014 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында Айгиз Абдуллин, Риназ Әюпов, Радмир Абдуллин, Җәмил Шәйхетдинов алтын медаль яулады.
2010-2013 елгылар арасында Азамат Баһаветдинов, Вилдан Галиев, Рифат Миңнегалиев, Айзат Исламов, Солтан Закиров, Илдан Хәбипов, Ранил Хаҗиев, Әмирхан Сәгытдинов, Азамат Мамалимов җиңү яулады.
2005-2008 елгы яшүсмерләр арасында Салават Шәйхулов, Ранил Хурамшин, Алмаз Гәрәев, Аслан Закиров, Данияр Садыйков, Ислам Закиров җиңүче булдылар.

Турнирда Аслан Закиров - "Иң яхшы техника өчен", Кәрим Йосыпов - "Иң яшь катнашучы", Нәзим Сафин "Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә бүләкләнделәр.
Команда беренчелегендә 9 нчы мәктәп егетләре җиңү яуладылар. 7 нче мәктәп спортчылары - икенче, Тымытык һәм 3 нче мәктәп көрәшчеләре өченче урынны алдылар.
Көрәшчеләр яулаган урыннар буенча иң яхшы тренерлар да билгеләп үтелде. Беренче урынга - Айрат Миңнегалиев, икенче урынга Илфак Закиров, өченче урынга Артур Миңнеханов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев