Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары бара
Республика турнирында 210 көрәшче катнаша.
«Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, ТРның атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш ярышлары бара.
Аны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашты. Үзенең чыгышында ул әлеге турнирны оештыручы Солтановлар гаиләсенә, спортчыларга изге теләкләрен җиткерде.
Инсаф Солтановның тормыш иптәше Зилә ханым, уллары Марат якыннары турында җылы хатирәләрен барлап, район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин аның рухына багышлап Коръән аятьләре укыганнан соң, ике келәмдә киеренке көрәш башланып китте.
Быелгы турнирда төрле авырлык категорияләрендә 210 көрәшче бил алыша. Алар арасында республика спортчыларыннан тыш Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан көрәшчеләре дә бар.
Бәйге нәтиҗәләре турында тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев