Шәһәрнең 2 нче мәктәбендә район башлыгы кубогына өстәл теннисы буенча турнир узды.
Балалар арасында беренчелеккә 2 нче мәктәп укучысы Данил Насыйбуллин чыкты. Мурад Нәбиуллин (2 нче мәктәп) – икенче, Тимур Хөснетдинов (Актүбә бистәсе) өченче урыннарны алдылар.
18 яшьтән 60 яшькәчә ир-атлар арасында администрациядән Данил Шәвәлиев җиңү яулады. Алексей Әхмәдиев (шәхси эшмәкәр) – көмеш, Дилүс Гыйниятуллин (Җиңү бистәсе) бронза медаль яулады.

60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов җиңүче булып танылды. Мансур Солтанов (Боз сарае) - икенчедә, Сәгадәт Кәримов (24 нче янгын сүндерү часте) өченчедә калды.
Парлы уеннарда Рәфис Миңнеханов һәм Данил Шәвәлиевны җиңүче булмады. Алексей Әхмәдиев, Фәнис Хафизов – икенче, Нәфис Фазуллин белән Марат Мостафин өченче урыннарны бүлештеләр.
Нет комментариев