Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайда иң яхшы мәктәп футбол командасын ачыкладылар

Азнакай шәһәренең «Алга» футбол манежында «Мәктәп футбол лигасы» кысаларында 2011-2012 елда туган яшүсмерләр арасында футбол ярышлары узды.

Анда 1 нче, 6 нчы, 7 нче, 8 нче мәктәпләр һәм гимназия укучылары  катнашты.

Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева да катнаштылар. Үзләренең чыгышларында алар укучыларны спорт белән даими шөгыльләнергә чакырдылар, ярышларда уңышлар теләделәр.

Көн дәвамында сузылган ярышларда 7 нче мәктәп укучылары җиңү яулады. 1 нче мәктәп командасы – икенче, 6 нчы мәктәп өченче булды. 7 нче һәм 1 нче мәктәп укучылары «Мәктәп футбол лигасы»ның зона этабында район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев