Азнакайда ГТО фестивале үтте
СПОРТ

Азнакайда ГТО фестивале үтте

Анда мәктәпләрдән 360 бала катнашып, үзләрен төрле спорт төрләрендә сыный алды.

“Чатар-Тау Арена” спорт комплексында "Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале үтте. Анда мәктәпләрдән 360 бала катнашып, үзләрен төрле спорт төрләрендә сыный алды.

Сүз уңаеннан, безнең район соңгы дүрт елда ГТО тапшыру буенча республика күләмендә беренчелекне бирми.

–  ГТО нормалары әлегә 11 яшь категориясе буенча кабул ителә, мартта аларның саны артачак. Узган ел биш мең райондашыбыз ГТО нормаларын тапшырган иде, аларның 2134е  – алтын, 1367се – көмеш, 799ы бронза билгеләргә лаек булды. Гаиләләр белән катнашучылар да бик күп, – ди нормативларны кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.

Район фестивалендә Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбе командасы беренчелекне бирмәде. 8 нче мәктәп укучылары икенче урында булды, 6 нчы мәктәп – өченче урында.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев