Азнакайда физкультура укытучысы Әгъдәс Әхтәмовны искә алдылар
Мәлбагыш авылы мәктәбендә физкультура укытучысы Әгъдәс Әхтәмов истәлегенә волейбол буенча ярышлар узды.
Әгъдәс Әхтәмов күп еллар Мәлбагыш мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләгән, үз чорында бик күп балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләгән шәхес.
Ярышларны ачу чарасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы Рәис Әхмәтшин, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Фәнзәт Исмәгыйлев, Әгъдәс Әгьдәм улының хезмәттәшләре, дуслары, якыннары катнашты.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык катнашучыларны сәламләп, Әгъдәс Әхтәмовның авыл яшьләрен спортка тартудагы эшчәнлеген билгеләп үтте, оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтен белдерде. Мәлбагыш авылында социаль объектларны торгызуда «Татнефть» компаниясенең ролен ассызыклады.
Очрашуда Әгъдәс Әхтәмовның тормыш иптәше Илмира Әхтәмова да катнашып, ире хакында хәтирәләрне яңартты.
Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтшин сүзләренә караганда, мондый ярышлар инде 2021нче елдан даими уздырылып килә. Быелгысында Кәкре Елга, Әлкәй, Мәлбагыш авылы командалары көч сынашты.
Нәтиҗәдә, күчмә кубок Мәлбагыш авылы командасына тапшырылды, Кәкре Елга авылы 2урында, Әлкәй егетләре 3 урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев