Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан велоузыш үтте

Илебездә быел Бөек Җиңүгә 79 ел тула! Шул уңайдан төрле акцияләр үткәрелә

«Тау» яшьләре үзәге елдагыча зур активлык күрсәтә: Азнакай урамнары буйлап – «Чатыр-Тау Арена»дан башлап, Мәңгелек утка хәтле велосипедка утырган райондашларыбыз георгий тасмаларын азнакайлыларга тараттылар.

Оешма-предприетиеләрнең яшьләр лидерлары, мәктәпләр, политехника  техникумы студентлары, төрле оешмалар хезмәткәрләре, волонтерлар «Алга, Җиңүгә!» акциясенә кушылдылар.

Велосипедчылар арасында ватанпәрвәр Белоруссия егете Андрей Гришаков та булды. Язмыш җилләре аны туган ягы Белоруссиянең Гомель өлкәсеннән безнең Азнакай якларына илткән. Хәзерге вакытта ул Актүбә бистәсендә яши, «Союз-Агро» җәмгыятендә мал табибы булып эшли.

 

- Бөек Ватан сугышы барлык белорусларга кагылды, әтием яклап бабам да яу кырында аягын өздереп кайткан иде, шуңа карамастан гаилә корып, дүрт бала үстергән, бакчалары булган, берни комачауламаган тормыш иткәннәр. Мин аның белән шулхәтле горурланам һәм аңардан үрнәк алам. Шуңа да акциядә катнашырга булдым. Бу – безнең тарих, бу – безнең йөзебез. Без көлеп-елмаеп, тату тормышта яшәсен дип ата-бабаларыбыз башларын салган. Тормышыбызда аларның якты истәлегенә бер көнне багышлау авыр түгел бит. Татарстанны мин яратам, Белоруссия белән уртаклыклары шактый күп, шул флаг төсләре дә бер үк. Азнакай районы миңа ошый – сездә яшеллек күп, кешеләр шундый гади һәм ачык йөзле – нинди сорау бирмә, булышалар. Мин Татарстанда беренче тапкыр 2021 елда булдым, хәзер дүртенче ай Актүбә бистәсендә яшим. Бар кешене тату гына яшәргә, бердәм булырга, иҗтимагый тормышта актив катнашырга чакырам. Мин үзем рәсем ясарга, рэп укырга, велосипедта йөрергә, гомумән, бөтен җирдә дә катнашырга яратам – күңелле бит. Кешеләр белән аралашырга, урамда йөрергә кирәк, – дип сөйләде белорус егете.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев