26-27 апрель көннәрендә ТР хоккей федерациясе традицион “Йолдызлар матчы”н уздырды.
Анда спорт мәктәпләрендә хоккей түгәрәкгендә шөгыльләнүчеләр, Татарстан Республикасы беренчелеге ярышларында чыгыш ясаучылар катнашты.
Нурлат шәһәренең Боз сараенда узган йолдызлар уеннарында Азнакай хоккейчылары – “Соколы Азнакаево” командасының 2007-2008 елгы уенчылары Азамат Нәҗипов, Ислам Аслаев, Риналь Галиев һәм Нурислам Сиразов та катнаштылар. Спортчыларның тренеры – Рөстәм Сафин.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев