Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай волейболчылар республикада икенче урынны яуладылар

Әлмәт шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләрнең республика спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары узды

Киеренке бәйгедә Азнакай районы командасы быел да сынатмады. Кызларыбыз көмеш медальләр белән кайттылар.

– Спорт белән бер ныклап шөгыльләнә башлыйсың икән, аннан туктап, аны ташлап булмый икән ул. Һәрчак хәрәкәттә булу – безнең канган сеңгән инде. Нинди генә җиңү булмасын, аның һәрберсенең артында бик күп тырышлык, сабырлык ята. Спартакиадага кадәр районыбызда да бик күп волейбол турнирлары уздырдык, башка район вәкилләре белән дә уйнадык. Командабыздагы һәр уенчы җиңүгә бар тырышлыгын сала, шунсыз булмый да. Команда бербөтен булганда гына, нинди дә булса нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Безне һәрчак җиңүләргә рухландырып торган район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдиновка, үз көчен һәм киңәшләрен кызганмаган, тынгы белмәс тренерыбыз Сергей Галагановка, җанатарларыбызга ихлас рәхмәт сүзебезне җиткерәбез, – ди команда капитаны, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев