Яшь йөгерүчеләр республика ярышында да сынатмады.
Казан шәһәрендә 2009-2010 һәм 2011-2012 елгы үсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Дүрт көн дәвам иткән ярышларда төрле шәһәр-районнардан 450 спортчы катнашты.
Азнакайның «Лидер» спорт мәктәбе йөгерүчеләре дә ярышларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннарга күтәрелде.
3000 метр арага йөгерүдә Тимур Гадеев икенче урынны яулады. Ә Ильяр Хәсәнов финишка өченче килеп, бронза медальгә лаек булды.
Яшь спортчыларны әлеге ярышларга тәҗрибәле тренер Рөстәм Гыйльфанов әзерләде.
Нет комментариев