Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай спортчылары билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңү яуладылар

19-21 апрельдә Томск шәһәрендә билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге узды

Ярышларда илебезнең 25 төбәгеннән 200гә якын спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында азнакайлылар да бар иде. “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнеп, исемен дөньякүләм
таныткан, бүгенге көндә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында белем алучы якташыбыз Илфат Миңнегалиев 57 килограмм авырлыкта чираттагы алтын медален яулады.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студенты Риана Шәрәфетдинова 52 килограммда көмеш медальгә лаек булды. Әлмәт физик культура көллиятендә белем алган Рания Гардиева (48 кг) өченче булды. Спортчылар тренерлар Айрат Миңнегалиев һәм Зөлфия Гардиева кул астында шөгыльләнләр. Бүләкләнүчеләр арасында “Лидер” спорт мәктәбе укучылары да бар. Әлмәт физик культура көллияте студенты Алмаз Гәрәев (57 кг),
Азнакай политехника техникумы студенты Илшат Шәрәпов (100 кг өстә) Россия беренчелегенең бронза медальләрен оттылар. Спортчыларның тренеры – Артур Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев