2 сентябрь көнне 15.00 – 18.00 сәгатьләрдә шәһәребезнең Боз сараенда ачык ишекләр көне уздырыла.
Бу көнне бирегә спорт белән кызыксынган биш һәм аннан олырак яшьтәге балалар, аларның әти-әниләре дә килеп, спорт мәктәбендә алып барылган түгәрәкләр, тренерлар белән таныша ала.
Бүген Боз сараенда хоккей, шорт-трек, фигуралы шуу юнәлешләре эшләп килә. 0+
Нет комментариев