Азнакай көрәшчеләре республика турнирыннан медальләр белән кайттылар
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре республика турнирыннан медальләр белән кайттылар

Түбән Кама шәһәрендә 2012-2013 елгы спортчылар арасында IV ачык республика турниры узды.

Анда Татарстан Республикасы район-шәһәрләреннән 100дән артык көрәшче үзен сынады.

Азнакайның "Лидер" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Әмирхан Сәгытдинов 60 килограмм авырлыкта икенче урынга лаек булды. Сәид Габделхаков шул ук авырлыкта бронза медаль яулады.

Спортчыларның тренеры - Рөстәм Заһидуллин.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев