Азнакай көрәшчеләре республика турнирында 15 медаль яулады
15 медальнең алтысы – алтын!
Әлки районының Базарлы Матак авылында 2008-2010, 2011-2013 елгы кызлар һәм малайлар арасында билбаулы көрәш буенча республика турниры узды. Анда республиканың төрле район-шәһәрләреннән 15 команда составында 130дән артык көрәшче катнашты.
Азнакай шәһәренең “Юбилейный” мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар ярышларның барлык медальләрен үзләре белән алып кайтты дисәң дә була!
Мөхәммәтҗанова Иркә, Хәкимова Эмилия, Вәлиева Рамина, Кашапова Дарьяна, Сафина Азалия, Садыйков Данияр үз авырлык категорияләрендә алтын медальләр яуладылар.
Талипова Айсылу, Хәбипов Илдан – икенче, Кәримова Әминә, Ишменева Гөлнара, Миңнегалиев Рифат, Закиров Солтан, Хаҗиев Ранил, Галиев Әмир, Абдуллин Нәзил өченче урыннарга лаек булдылар.
Команда беренчелегендә азнакайлыларга икенче урын бирелде.
Спортчыларның тренерлары – Гардиева Зөлфия, Миңнегалиев Айрат, Рәшитов Рузил, Закиров Илфак, Борһанов Гөлүс.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев