Азнакай футболчылары турнирда сынатмады
СПОРТ

Азнакай футболчылары турнирда сынатмады

Яңа Юл бистәсендә эшләп килүче “Алга” манежында футбол турниры үтте.

Бу көннәрдә Азнакай яшь футболчыларны кабул итте: “Алга” манежында 2016-2017 елда туган балалар арасына футбол турниры узды. Анда Әлмәт, Лениногорск, Азнакай шәһәре һәм Урыссу бистәсеннән биш команда катнашты. “Юбиленый” спорт мәктәбенең “Алга-1” командасы спортчылары, яхшы уен күрсәтеп, икенче урынга лаек булдылар.

2014-2015 елгы уенчылар арасында узган ярышларда алты команда үзара көч сынашты. Монда да “Алга-1” футболчылары көмеш медальләр яуладылар.

Спотчыларның тренеры – Рөстәм Әхмәтгәрәев.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев