Азнакай егетләре көрәштә бил бирми
СПОРТ

Азнакай егетләре көрәштә бил бирми

Мамадыш районында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.

“Ялкын” журналы призына уздырылган әлеге ярышларда 38 команда составында 305 көрәшче бил алышты. Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ислам Гәрәев турнирда көмеш медаль иясе булды. Аслан Закиров үз авырлык категориясендә бронза медаль яулады.  Көрәшчеләрнең тренеры – Айрат Миңнегалиев.


Нет комментариев