Азнакай егет-кызлары үзләрен янгын сүндерү-гамәли спортында сынадылар
СПОРТ

Азнакай егет-кызлары үзләрен янгын сүндерү-гамәли спортында сынадылар

Әлмәт шәһәрендә яшүсмерләр арасында янгын сүндерү-гамәли спорты буенча ярышлар узды.

Азнакай егет-кызлары үзләрен янгын сүндерү-гамәли спортында сынадылар

Анда республиканың 15 янгын частеннан килгән балалар катнашты. 24 нче янгын сүндерү бүлеге исеменнән чыгыш ясаган егет-кызлар барлык дисциплиналар буенча да призлы урыннарга чыктылар. Каршылыклар аша 100 метр арага йөгерүдә Илдан Хәбипов һәм Екатерина Изанбаева – икенче, Розалина Гатауллина, Ралина Хәмидуллина өченче булдылар. Штурм баскычы буйлап биеккә менүдә Илдан Хәбипов көмеш медаль яулады. Розалина Гатауллина, Екатерина Изанбаева һәм Эмилия Хәкимова өченче урынннарны яуладылар.


Нет комментариев