Азнакай боксчылары җиңү белән кайттылар
Яшел Үзән шәһәрендә тренерлар Г.И.Парфенов һәм М.Н.Соколов истәлегенә бокс буенча ХIII традицион ачык төбәкара турнир үтте.
Ярышларда “Юбилейный” спорт мәктәбе боксчылары да катнашты. Киеренкө көрәштә Самат Шәрәпов 57 килограмм авырлыкта чемпион калды. Ул шулай ук “Турнирда иң яхшы чыгыш өчен” номинациясендә дә бүләкләнде. Әлфәр Йосыпов 54 килограмм авырлыкта икенче урынны яулады.
Спортчыларның тренеры – Равил Йосыпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев