Азнакайлылар кул көрәше буенча республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Чистай шәһәрендә армрестлинг буенча Татарстан Республикасы беренчелеге һәм чемпионаты үтте. Ярышларда республикабызның төрле район-шәһәр данын яклаучы 20 команда составында 463 спортчы катнашты. Алар арасында «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче егет-кызлар да бар иде.
Яшьләр арасында Жасмина Гәрәйшина 50 килограмм авырлык категориясендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионы исемен яулады.
Фәрит Ихсанов 75 килограммда бронза медаль отты.
Кызлар арасында барган ярышлар да бик киеренке үтте. Азнакай кызлары монда да сынатмады. Нәргизә Якупова (50 кг) – икенче, Нәфисә Мөхәммәдиева (80 кг югары) өченче урынга лаек булды.
Спортчыларның тренеры – Раушания Мөхәммәтҗанова.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев