12-16 гыйнварда Яшел үзән шәһәрендә республика беренчелегенә чаңгы ярышлары узды.
“Барс” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рәйлә Госманова үз яшь категориясендә 3 чакрым арада көмеш медальгә лаек булды. Ул шулай ук чаңгы буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составына да керде.
Ярышларда катнашкан 18 район арасында безнең район командасы бишенче булды. Аның составында шулай ук Әдилә Низаметдинова да бар иде. Спортчыларның тренеры – Фәрәгать Хәбиев.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев