Актүбә бистәсендә чаңгычылар ярышты
СПОРТ

Актүбә бистәсендә чаңгычылар ярышты

​​​​​​​Актүбә бистәсендә республикакүләм чаңгы ярышларының бишенче этабы кысаларында Азнакай кубогына узышлар үтте.

Чаңгы ярышларында районыбызның иң көчле 36 чаңгычысы беренчелек өчен көрәште. Аларның 19ы – мәктәп укучылары. Үз яшьлекләре арасында иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр: Рәйлә Госманова, Камил Сабирҗанов (Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбе), Алия Хәкимова (Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбе), Рамил Сәхбиев (4 нче лицей),  Миләүшә Хөснуллина, Рәзилә Шәрипова, Шамил Корбыев, Фәйрүз Гәрәев, Азат Йосыпов, Рәшит Тимбаков.


Нет комментариев