Яраклылык срокларын ничек дөрес укырга? Сорау-җавап
Кибеткә керсәң, товарның яраклылык срогын карарга тырышам. Әмма кайчагында аптырап бетәсең, ничек дөрес укырга икән? Киңәш бирсәгез иде.
Сорау: Кибеткә керсәң, товарның яраклылык срогын карарга тырышам. Әмма кайчагында аптырап бетәсең, ничек дөрес укырга икән? Киңәш бирсәгез иде.
Җавап: РФ "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы 2300-1 номерлы Законының 10 нчы маддәсе буенча, җитештерүче кулланучыга товар, шул исәптән яраклылык срогы турында ышанычлы мәгълүмат бирергә бурычлы.
Яраклыклык срогын дөрес аңлау
Яраклылык срогы – билгеле бер вакыттан соң товарның куллану өчен яраксыз дип саналуы.
Төп кагыйдәләр:
"…га кадәр яраклы" бу билгеләмә күрсәтелгән календарь датаның яраклылык срогына кертелмәвен аңлата. Мәсәлән, "12 июньгә кадәр яраклы" дип билгеләгәндә, товарны 11 июньне кертеп кулланырга мөмкин.
"… эчендә яраклы" – бу билгеләмә продукцияне җитештерү моментыннан исәпләүне күздә тота. Мәсәлән, товар 1 нче числода җитештерелсә һәм саклану срогы 5 тәүлек дип билгеләнсә, куллануның соңгы көне 5 нче санны кертеп була.
Маркировка төрләре
Яраклылык срогы җитештерүче тарафыннан продукциянең төренә һәм саклану вакытына карап күрсәтелә:
| Продукция төре | Маркировка форматы |
| Тиз бозыла торган продукция | Сәгатьләр, көннәр яки айлар белән |
| Яраклылык срогы 3 айга кадәр | "Көн һәм ай" форматында |
| Яраклылык срогы 3 айдан артык | "Ай һәм ел" форматында |
Мөһим искәрмәләр
Яраклылык срогы үткәннән соң товар куллану өчен яраксыз дип санала һәм сатуга җибәрелми. Мондый продукцияне сату кулланучы хокукларын бозуга керә.
Вакытның әз генә арттырылуы да (мәсәлән, 1 көнгә) продуктны яраксыз итә, бу бигрәк тә сөт продукциясенә кагыла.
Кулланучы маркировканы һәм упаковканың бөтенлеген игътибар белән тикшерергә тиеш. Упаковканың бозылуы, яраклылык срогына карамастан, товарның бозылу ихтималын күрсәтә ала.
Файдалы киңәшләр
"Честный знак" кушымталары – товарларны тикшерү өчен уңайлы корал. Алар ярдәмендә сез кодны сканерлап, җитештерүче, товарның составы, яраклылык срогы һәм законлылыгы турында тулы мәглүмат ала аласыз.
Срогы чыккан товарны сатып алу куркыныч, чөнки аның сәламәтлеккә зыянлы булуы мөмкин. Үзегезнең хокукларыгызны белегез һәм сак булыгыз!
Сораулар булганда
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә түбәндәге адрес һәм телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Адрес: Азнакай шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 23 йорт
Телефон: (85592) 7-05-07
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев