Чубар Абдул җирлегенә караган Мәндәй авылында узган быелгы Сабан туе да анда катнашучыларның күңелендә озак сакланыр
Кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тарту, йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, катыктан акча эзләү – Сабан туеның барлык уеннары да оешкан дәрәҗәдә уздырылды. Аларда бәйрәм кунаклары бик теләп катнашып, бүләкләр алдылар.
Концерт сәхнәсе дә бушап тормады җирлек үзешчәннәре, кайткан кунаклар җыр-биюләрен бүләк итте, тырыш халкыбыз рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.
Нет комментариев