Илбәклеләр Сабан туе мәйданын гөрләттеләр
САБАНТУЙ

Илбәклеләр Сабан туе мәйданын гөрләттеләр

Илбәк авылында узган милли бәйрәмгә авылдашлар да, читтә яшәгән якташлар да бердәм булып җыелып килгән иде.

Сабантуйны ачып, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, җирлек башлыгы Роза Галимҗанова илбәклеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Соңыннан алар юбилейларын билгеләп үтүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар, "Азнакай" агрофирмасы хезмәтчәннәрен, һәр эштә башлап йөрүче авыл активы, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Тантаналы өлештән Сабан туе милли уеннар, җыр-биюләр белән дәвам итте.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев