САБАНТУЙ

Бирючевка авылында Сабан туе гөрләде

Халкыбызның иң олы бәйрәмнәренең берсе булган Сабан туен Бирючевка авылында да зурлап билгеләп үттеләр.

Һәркем кызыклы уеннарда катнашты. Кем капчык киеп, кем кашыкка йомырка салып йөгерә. Бер төркем халык уенчыларга көч биреп тора, мәйдан түреннән җыр-моң агыла... Уеннарда катнашучыларга төрле призлар да әзерләнгән иде.


Нет комментариев